Мохтаҗларга ярдәм булачак
Җәмгыять

Мохтаҗларга ярдәм булачак

Районда бер үзе генә гомер итүче олы яшьтәге ялгызакларга азык-төлек, дарулар һәм башка кирәк-яракларны аларныӊ мөрәҗәгатьләре буенча өйләренә китереп бирү мөмкинлеге булдырылган.

Бу турыда район санитар-эпидимиологик комиссиясе рәисе Илһам Гәйнетдинов хәбәр итте. Барлык ялгыз яшәүчеләрнеӊ исемлеге барланган, аларга волонтерлар беркетелгән.

Сораулар булган очракта 2-54-39 һәм 2-43-78 телефоннары буенча иртән 8дән кичке 17 сәгатькә кадәр шалтыратырга була.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


коронавирус

Нет комментариев