Мәктәп янында булачак 120 урынга исәпләнгән бакчаны «Булгарстройкомплект» ширкәте төзи
Норма урта мәктәбендә Кариле авылы балалар бакчасыныӊ ике төркеме урнашкан. Укучылар саны арту һәм укыту процессына таләпләр үзгәрү сәбәпле, аларны аерым бинага чыгару максатчан булыр, дип яӊа бина салына башлады. Мәктәп янында булачак 120 урынга исәпләнгән бакчаны «Булгарстройкомплект» ширкәте төзи. Исәпләре – Яӊа елга бинаны куллануга тапшыру һәм балаларны кертү. Беренче этажда штукатурка эшләре башланган һәм иӊ беренче чиратта түбә ябу сорала.
Нет комментариев