Өлкәннәрдән зур рәхмәт (+фото)
Җәмгыять

Өлкәннәрдән зур рәхмәт (+фото)

Нөнәгәрдә дә «Өлкәннәр көне» бик зурлап уздырылды. Шулай ук иң элек әбиләрне, аннан соң бабайларны мул табыннар артына җыеп кунак иттеләр.

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концертны тамаша кылып, тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, рәхәтләнеп ял иттек. Аннан тыш, җәмгыять пенсионерларын чәй, сыер мае белән дә сөендерде.

Шулай ук мәдәният йорты коллективы да үз өлкәннәрен чакырып кунак итте. Өлкәннәргә күп тә кирәкми аздан да күңел була. Онытмаганнарына рәхмәт. Ә бит ишетеп-укып торабыз, өлкәннәрне искә алмаган җирлекләр дә аз түгел, дип безнең белән элемтәгә чыкты Нөнәгәрдән мәдәният ветераны Наил Фәсыйхов.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


өлкәннәр көне

Нет комментариев