Очрашу чәй табыны артында барды.
Кичә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләребезнең әти-әниләре, гаиләләре, якыннары белән очрашты. һәрберсенең хәлен белде, кайгыларын уртаклашты, түләүләр мәсьәләсе белән кызыксынды.
Очрашу чәй табыны артында барды. Бәйрәм алды очрашуында район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Ватан сакчылары» фонды вәкилләре, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина катнашты, алар шулай ук сорауларга җавап бирделәр, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Очрашу район мәдәният йортының кече залында узды, аннан соң концерт тәкъдим ителде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев