Рәхмәттән башка сүз юк! (фото)
Җәмгыять

Рәхмәттән башка сүз юк! (фото)

Булган матурлыкны, уңайлылыкны саклыйк, җәмәгать!

Моннан берничә еллар элек Балтач бистәсенең Каенлык урамындагы «Раиф» мәчете ишек алдында, җәй айларында чишмә казыдылар. 
Көннәр суыта башлагач, мәчет кырыена жылытылган бина төзеп куйдылар һәм суны шунда суздылар.

Инде аннан соң биредә тагын ремонт ясап, халык өчен тагын да уңайлыклар тудырдылар. Су алу нокталарын арттырганнар, су савытлары куя торган урыннарны күтәртеп эшләгәннәр. 

Халык хәзер рәхәтләнеп суга шунда йөри. Бирегә килгән һәркем бу эшкә көче кергәннәргә рәхмәт укый.

Булган матурлыкны, уңайлылыкны саклыйк, җәмәгать!


мәчет су раиф

Нет комментариев