Борнак авылында яшәп, кабак үстерүе белән танылган Салихҗан ага Әхмәтханов быел яңа сорт кабак үстереп мул уңыш алган.
Хәтерләсәгез, Салихҗан ага «Хезмәт» инстаграмында үткән «Кабак-2021» конкурсында да катнашып, иң күп кабак үстерүче буларак, беренче урынны яулаган иде. Быел исә ул тормыш иптәше Гөлфирә белән кабыксыз орлыклы кабак (голотелый) үстергәннәр.
- Орлык өчен утырттык, әрчеп торасы юк, үзенчәлекле сорт, ашар өчен дә уңайлы, - ди Салихҗан ага.
Нет комментариев