Салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне"
Җәмгыять

Салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне"

10 һәм 11 ноябрь көннәрендә салым органнары тарафыннан Бөтенрәсәй  күләмендә ачык ишекләр көне үтәчәк

Бу көннәрдә Татарстандагы барлык салым инспекцияләре дә озайтылган режимда эшләячәк. 10 ноябрь  көнне эш сәгатьтләре  иртәнге 9.00дән кичке 18.00 гә кадәр, 11 ноябрь көнне 10.00 дән 15.00гә кадәр. Килгән салым кәгазьләре, җир, транспорт, милек салымнары түләү документлары буенча аңлашылмаучанлыклар булса, әлеге көннәрдә салым инспекцияләренә мөрәҗәгать итәргә була.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ачык ишекләр көне

Нет комментариев