Андагы матурлыкны күргәннән соң шәһәрдәге парклар белән чагыштырып, хәзер бит үзебездә дә нинди матур ял урыннары бар дип сөенерлек
«Салкын чишмә» паркы төзелгәннән соң райондашларыбыз аны шуның кадәр яратып кабул итте, аннан кеше өзелмәде. Бүгенге көндә «Мелиоратор» җәмгыяте Шушма буендагы паркны күз явын алырлык итеп төзеп килә. Андагы матурлыкны күргәннән соң шәһәрдәге парклар белән чагыштырып, хәзер бит үзебездә дә нинди матур ял урыннары бар дип сөенерлек. Шушма буен күрмәүче райондашларыбыз күп булуын беләбез, шуңа да бүген без сезне фотосәяхәткә дәшеп калабыз.
Нет комментариев