Җәмгыять

Татарстанда 2026 елның гыйнварында күпләп сату әйләнеше кимегән

Билгеләп үтелгәнчә, кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә күпләп сату әйләнешенең 25,7% ы туры килгән

Татарстанда күпләп сату әйләнеше 2026 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча 267 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2025 елның шул ук аена караганда 16,8% ка яки 54 млрд ка кимрәк, дип күренә Татасртанстат докладыннан.

Билгеләп үтелгәнчә, кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә күпләп сату әйләнешенең 25,7% ы туры килгән.

Шулай ук, Татарстанстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнварында күпләп сату әйләнеше 69,3% ка (2025 елның гыйнварында-68,1% ка) оешмалар тарафыннан формалаштырылган, аларның әйләнеше 185 млрд сум тәшкил иткән.

Реальное время

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев