Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан массакүләм чаралар соңарак узачак
Җәмгыять

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан массакүләм чаралар соңарак узачак

Хәзер Татарстан АССР йөзьеллыгы уңаеннан барлык чаралар флешмоблар форматында үткәрелә.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда ТАССР йөзьеллыгы уңаеннан массакүләм чаралар җәйнең икенче яртысында үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта ММЧ вәкилләре белән онлайн-очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

"Җәйнең икенче яртысында без массакүләм чаралар үткәрә алырбыз дип өметләнәм. Алар августка якынрак башланачак", - диде Әюпова.

Бүген истәлекле даталарга багышланган чаралар социаль челтәрләрдә онлайн-форматта алып барыла.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ТАССР 100 еллыгы

Нет комментариев