Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат
Җәмгыять

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итә.

Театр артистның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», — диелгән хәбәрдә.

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

Чыганак: ТИ

Фото: Солтан Исхаков

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


вафат булу Хәлим Җәләй

Нет комментариев