Яңа ел күчтәнәчең сыйфатлымы?
Җәмгыять

Яңа ел күчтәнәчең сыйфатлымы?

18 декабрьгә кадәр балаларга дигән яңа ел бүләкләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча шалтыратулар кабул ителәчәк

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча, Биектау территориаль бүлекләрендә 4 декабрьдән “Кайнар линия” эшли башлады. Ул 18 декабрьгә кадәр, Яңа ел бүләкләре сайлаганда балалар тауарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча, шалтыратулар кабул итәчәк. Гражданнарга әлеге темага кагылышлы консультацияләр үткәрү Биектауда 8(84365)3-02-71, Арчада 8(84366)3-15-01, Балтачта 8(84368)2-41-47 номерлары аша башкарыла.

автор фотосы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кайнар линия

Нет комментариев