Бала туганнан соң дүртенче көнгә сабыйда коронавирус дигән шик туа
Күрше Башкорстан Республикасында яшь ана, яңа туган баласында COVID-19 диагнозы булуда шикләнеп, нарасыен ташлап калдырган.
Башкорстанның Республика клиник перинаталь үзәгендә бер ай чамасы элек яшь ана баласыннан баш тарткан. Бала туганнан соң дүртенче көнгә сабыйда коронавирус дигән шик туа. 2 майда ясалган тест тискәре нәтиҗә биргән. Бүген баладан тагын анализ алачаклар. Баланың хәле яхшы, дип яза “Баширформ”.
Нет комментариев