Юридик ярдәм кирәк булса...
Җәмгыять

Юридик ярдәм кирәк булса...

Өлкәннәр көне уңаеннан халкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

1 октябрьдә 11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көне уңаеннан халкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Хөрмәтле өлкәннәр! Әгәр дә сез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ һәм кабул итүгә язылырга телисез икән, үзегезне кызыксындырган сораулар белән 26 сентябрьгә кадәр (84368) 2-54-37 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


халыкны кабул итү бушлай юридик ярдәм

Нет комментариев