Тиз дә ясала, тәмле дә була.
Бүген сезгә җиңел һәм тиз генә сыр эшләү рецептын тәкъдим итәбез.
Сыр өчен 400 грамм авыл эремчеге (яки майлылыгы 9 процентлы кибет эремчеге), 1 йомырка, 0,5 бал калагы тоз, 0,5 калак сода, 80 грамм атланмай кирәк.
Эремчектән блендер белән төерсез масса ясарга. Калган ингредиентларны кушып, яхшылап болгатырга. Савытны сүрән утка куеп, болгатып торырга. Эремчек сузыла башлагач, бүлмә температурасында торган май салырга, кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев