Арпа боткасы
Тәмле булсын!
1 стакан арпа ярмасын (перловка) яхшылап юарга, өстенә кайнар су агызып, төнгә бүрттерергә куярга. Икенче көнне тагын бер тапкыр юып, тозлы суда әзер булганчы пешерергә. Пешеп чыккач, сөзәргә.
Казанда фаршны кыздырырга, шуңа вак итеп туралган суган салып, бергә кыздырырга. Аннан туралган помидор, угычтан уылган кишер өстәргә һәм 3-5 минут кызганнан соң, 200 мл 10 %лы сөт өсте, угычтан уылган сарымсак, түгәрәк кара борыч, тоз өстәп, сүрән утта томалап пешерергә.
Шулпасы беткәндәрәк пешкән ярманы салып, тагын 3-4 минут пешерергә.
Айгөл МУЛЛАГАЛИЕВА,
Бөрбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев