Помидор, кинза, шәмәхә суган, тоз, баклажан, әчкелтем-баллы соус, кукуруз крахмалы
Помидор һәм кинзаны — эрерәк, суганны ярымбоҗралап турарга. Барысын бергә кушарга һәм тәменчә тоз өстәргә. Баклажанны зур булмаган кисәкләргә турап, тоз сибәргә, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы өстәп болгатырга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Аннан салатка салып, соус белән болгатырга.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА,
Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.
Нет комментариев