Бавыр кыздыру
Аш-су бүлмәсе

Бавыр кыздыру

Тәмле булсын!

Бавырны яхшылап юып тышындагы элпәсен, җепселләрен алабыз. Эрерәк итеп турыйбыз. Өстенә сөт салып, 15-20 минут калдырып торабыз.

Табада ярымбожралап туралган суган кыздырып алабыз.( Мин суганны күп итеп салам)

Әзер бавырны сөттән саркытып алабыз ( су белән чайкамыйбыз),тоз, борыч салып болгатабыз. Онга манып табага тезәбез.

Бер ягын кыздырып алгач, әйләндереп өстенә капкач каплыйбыз. Әкрен утта 10 минут чамасы пешә. Озак пешерергәэ ярамый, катып китәчәк!
 

Чыганак


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев