Бик җиңел һәм тәмле кыстыбый пешерик әле, дуслар
Һәр пешкән камырны эретелгән сыер мае белән майласак, тагын да тәмлерәк килеп чыга
Кыстыбыйны барыбыз да пешерә беләдер, мөгаен… Менә мин болай әзерлим.
Камыр өчен кирәк була: 200 гр кибет каймагы, 2 йомырка, 0.5 ст су, тоз, он салып камыр ясыйбыз.
Озак итеп басабыз да, камырны юка итеп җәеп коры табада пешереп алабыз, һәр пешкән камырны эретелгән сыер мае белән майласак, тагын да тәмлерәк килеп чыга.
Бәрәңгене пешереп, сөт белән төеп, пешкән камырга ягасы гына кала.
Ризыгыбыз әзер. Үзе тәмле, җиңел әзерләнә, һәм бик туклыклы.
Тәмле булсын, дусларым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев