Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле лечо рецептлары

Тәмле булсын!

1 нче ысул. 3 кг помидор, 5 баллы борыч, 7-8 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе.
Помидорларны кайнар суда пешекләп, тышчасын салдырырга. 1,5 кг туралган помидорга саламлап туралган баллы борыч һәм угычтан уылган сарымсакны кушып, 10 минут пешерергә. Шул масса өстенә калган помидорны, шикәр комы, тоз салып, 30 минут кайнатырга. Соңыннан 1 аш кашыгы аш серкәсе өстәп болгатырга һәм банкаларга тутырып, калай капкач белән каплап, төреп куярга.

2 нче ысул. 1,5 кг баллы борыч, 2,5 кг помидор, 125 г шикәр комы, 250 мл үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, кашык очына элеп төелгән кызыл борыч.
Баллы борычны турарга, помидорны блендер яки иттарткычтан үткәрергә. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатырга һәм кайнап чыкканнан соң, 25 минут пешерергә, банкаларга тутырырга.

Алена ШАКИРОВА,

Кукмара районы Янил авылы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев