Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бәрәңге пешерүнең дә үз серләре бар

Кайвакыт инде барысын да беләм дигән нәрсәләр хакында да яңа үзенчәлекләргә юлыгасың. Укып карагыз әле, бу очракта да шулай булмасмы?

Бәрәңге боламыгына сөтне салкын килеш өстәмәгез, төсе ямьсезләнәчәк, каралачак. Аңа сөтнең кайнары гына туры килә.

Пешкән бәрәңгене уклау белән төймәгез, бәрәңге дә тигез төелмәс, уклау да ярылыр. Моның өчен махсус төйгеч бар.

Бәрәңге пешерәсе кәстрүлгә суны күп салмагыз – ул бәрәңгене 1 сантиметр гына капласын.

Кыздырылган бәрәңге әзерләгәндә тозны яртылаш әзер булганда салсагыз, яхшырак булыр.

Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, тәмләнер.

Пешкән бәрәңгене, алманы, борчакны йомшартасы яисә угычтан чыгарасы бар икән, моны алар кайнар чакта эшләү кулайрак булыр.

Бәрәңгене уртача утта пешерегез, тигезрәк күперер. Зур утта бәрәңгенең эче пешми кала. Бәрәңге изелмичә пешсен, дисәгез, суы кайнап, 15 минут узгач, аны саркытыгыз да парда пешереп бетерегез. Шулай ук суга чирек чәй калагы уксус өстәп була.

Бәрәңгене кабыгы белән пешергәндә берничә урыннан чәнечке белән тишегез, шулай иткәндә яргаланмас, дип яза Кызыл таң.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә