Бәрәңге таякчыклары рецепты
Аш-су бүлмәсе

Бәрәңге таякчыклары рецепты

«Бу җиңел әзерләнә торган ризык иртәнге чәй янына тәмле була», - ди хуҗабикә.

Зәйдә яшәүче Алсу Хөснуллинадан бәрәңге таякчыклары рецептын тәкъдим итәбез.

Бәрәңге таякчыклары әзерләү өчен 3-4 уртача бәрәңгене чистартып, тозлы суда пешерегез. Бәрәңгенең суын түгеп, изегез, бераз суынгач 1 чи йомырка, 50 грамм сыер мае, 50 грамм сыр, тоз, борыч, теләгән башка тәмләткечләр, 150 грамм он өстәп (чама белән), камыр басыгыз. Камыр бераз ял итсен.

Камырны 1 см калыклыкта җәегез һәм таякчыклар кисегез.

Таякчыкларны майлы табада мичтә 180 градуста 20-25 минут пешерегез яки газ өстендә майлы табада ике ягыннан кыздырып алыгыз. Табынга теләгән соус белән бирегез.

Чыганак: Интертат

Фото: Алсу Хөснуллина


бәрәңге файдалы киңәшләр аш-су бүлмәсендә төрле рецептлар

Нет комментариев