Чәйгә тәмле пирог
Аш-су бүлмәсе

Чәйгә тәмле пирог

Әбәд чәенә бик тәмле пирог

Камыр өчен:
300 грамм он
150 грамм маргарин
100 грамм шикәр комы
1 йомырка
0,5 чәй калагы сода + уксус
0,5 чәй калагы ванилин
1 аш кашыгы сметан
Чеметем генә тоз

Эчлек өчен:
1 апельсин
1 алма
100 грамм песок
300 грамм онга маргаринны теркадан кырабыз, ванилин, шикәр комын, тоз кушып уалып тора торган камыр ясыйбыз.

Шул камырга сода + уксус, сметан, йомырка кушып камырны җыябыз һәм 15 минутка холодильникка ял итәргә куябыз. Ул арада пирогка эчлек әзерлибез.

1 апельсин һәм 1 алманы мясорубкадан чыгарабыз. Әзер массага 100 грамм песок кушабыз.

Камырны холодильниктан алып 3 олешкә бүләбез һәм 2 катлы пирог ясыйбыз. 180С кызулыктагы духовкада 30-40 минут пешерп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын.

Тәнзилә Габдрахманова.

 


пирог

Нет комментариев