Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Данлыклы пирог абрикос белән

Гадәттә төше алынган чия белән пешерелә

"Венский пирог с вишней" булырга тиеш иде бу, минеке абрикос белән. Кемнәр пешергәне бар, беләләрдер, бу данлыклы (знаменитый) пирог. Гадәттә төше алынган чия белән пешерелә.

Кирәк:
400 гр чия (минем очракта абрикос)
200 гр он
180 гр йомшарган акмай
140 гр шикәр комы (сахарная пудра)
4 йомырка
1чәй калагы разрыхлитель
чеметем тоз
ванилин

Акмайны шикәр комы белән күперттем (взбила), миксер белән, шуңа йомырканы берәмләп өстәп тугладым һәм калган ингридиентларны кушып, массаны яхшылап болгаттым. Камырны акмай белән майланган формага салдым һәм өстенә абрикосларны (чия) тездем. 180°С та 35 минут пешердем. Алыр алдыннан агач таякчык белән пешкәнлеген тикшереп карадым (камырга тыгып карагач таяк коры чыгарга тиеш).
 

Автор: Резидә Фәйзуллина 

Чыганак: Татар ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә