Бу тәмле һәм файдалы рецепт белән үзенең «Инстаграм» сәхифәсендә драматург, журналист Сөмбел Гаффарова бүлеште.
Кирәк булыр:
* Балалар эремчеге — 80-90 г;
* 2 аш кашыгы солы оны (өеп);
* 2 йомырка;
* ярты бал калагы камыр көпшәкләндергеч.
Барысын да кушып, болгатасы.
Табага сыер мае сөртергә дә, капкач астында кыздырасы.
Балаларыгыз, һичшиксез: «Әни, тәмле булган!» — диячәк.
Фото: instagram.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев