Файдалы яшел аджика ясау ысулы
Әлеге тәмләткечне ит, бәрәңге белән табынга бирергә, кәтлит һәм пилмән фаршына кушарга, карп балыгының эченә сөртеп пешерергә мөмкин.
Аны ясауга ук кулланырга да мөмкин. Суыткычта сакларга киңәш ителә.
Кирәк: 3–4 баш сарымсак, 3–4 суган, 3–4 яшел татлы борыч, 3 данә әче борыч, петрушка, укроп бәйләме.
Әзерләү
Барлык яшелчә һәм тәмләткечләрне иттарткычтан чыгарырга. 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5–1 чәй кашыгы уксус һәм 1 стакан үсемлек мае салырга һәм яхшылап болгатырга. Яшел аджиканы банкаларга салып, суыткычка куярга. Әлеге тәмләткеч тәмле генә түгел, бик файдалы да. Тик ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә сак булырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев