Масса әзер булгач, вак дуршлаг аркылы сөзәсе.
Сокны 5 кг кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп мискага салдым. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 апельсинны мясорубкадан чыгарып өстәдем.
Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1 кг 100 гр песок салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә, 2 аш калагы тулыр тулмас лимон кислотасы салып, кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым, стерильләштергән банкага тутырдым.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев