Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кызыл балыктан бик тәмле аш пешерү ысулы

Көннәр суыта башлагач, күбрәк күңел кайнар ашларга тартыла. Шуны истә тотып, укучыларыбызга бик тәмле шулпа рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: кызыл балык (кечкенә булса – 1 данә, зуррак булса – яртысы), 2 бәрәңге, 1 башлы суган, 1 кишер, 250 мл 10 процентлы сливки, сельдерей яки петрушка, тәменчә тоз, төелгән кара борыч, дәфнә яфрагы.

Балыкны чистартып, суга салабыз. Кабыгы-ние белән суган (турамыйча) һәм дәфнә яфрагы өстибез. Кайнап чыккач, күбеген алып, 30 минут кайнатабыз. Шулпаны сөзеп, суган һәм дәфнә яфрагын алып ташлыйбыз. Балыкны кылчыкларыннан арындырабыз. Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап ваграк итеп турыйбыз һәм сөзелгән шулпага салабыз. Кайнап чыкканнан соң 5 минут пешерәбез. Кишерне – вак шакмакларга, сельдерейның яфракларын эрерәк итеп турап, шулпага салабыз. Тоз, борыч, сливки, балык кисәкләрен өстәп болгатабыз. Кайнап чыккач, 5 минут пешерәбез.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә