Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кызыл чөгендер яфрагыннан голубцы

Белеп тору артык булмас.

Башта иттарткычтан чыгарылган ит, вак итеп туралган 1 баш суган ,тоз һәм төелгән кара борыч, дөге салып эчлек ясыйбыз.

Ярты чокыр дөгене бүрттерәбез һэм салкын су белән юып сөзгечкә саркытырга куябыз.Барсын бергэ салып эчлек эзерлибез.

Кастрюльгә бераз су салып кайнатабыз. Кайнап чыккач чөгендер яфракларын берәм- берәм бик тиз генә кайнар суга салып алабыз.Сабак өлешендәге каты җирен юкартабыз да әзер фаршны салып голубцы торгән шикелле төрәбез.

Чуенга бераз гына сыекмай салып суганны икегә бүлеп турыйбыз, кыргычның эресеннән кишер кырабыз ( саломкалап турасагыз да була) һәм кызыл помидор турап салабыз да кыздырабыз.Аннан әзер голубцыларны кыздырган масса өстенә тезәбез һәм кайнаган су салабыз. Су салганнан соң бераз тоз сибеп таманлыйбыз да пешеп чыгарга 5-10 минут калгач сарымсак кырып салып сүндереп куябыз.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә