Лаваштан бик тәмле ризык
Аш-су бүлмәсе

Лаваштан бик тәмле ризык

Тәмле булсын!

Лаваштан бик тәмле ризык ясап алдым әле кичке ашка. Яңа ел бәйрәменнән бер лаваш бар иде холодильникта. Шундый тәмле ризык була ул. Тиз һәм тәмле. Киттекме?

Беренче кат лавашка майонез яктым чүт кенә, сыр кырдым. Икенче кат итеп тагын лаваш салып фарш җәйдем.

Рулет формасында тереп алып, өстенә йомырка сөртеп, сыр кырып, духовкага 180 градуста  25-30 минут пешереп алдым. Тәмле булсын!

Лилия Әскарова


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев