Әлбәттә, сүрән утта кайнатам, шулпа кайнаганда башы белән кабыклы килеш суган, тоз, кишер, түгәрәк борыч салам.
Холодец пешерүнең асылы шул — газга сөягеңне юып салсаң кайный да кайный ул шунда, мин ите сөягеннән аерылганчы кайнатам.
Әлбәттә, сүрән утта кайнатам, шулпа кайнаганда башы белән кабыклы килеш суган, тоз, кишер, түгәрәк борыч салам. Аннан инде бар нәрсәне дә алам, шулпаны сөзәм, итләрне иттарткычтан уздырам яки изгәләп кенә салам.
Кем ничек ярата, шулай эшләгез. Ит белән бергә бер баш суганны да иттарткыч аша чыгардым. Шулпага шушы массаны салып кайнатып алып, лавр яфрагы салдым, күбеген җыйдым. Аннан савытларга бүлгәндә, сарымсак сыгып салам мин.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев