Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Патшабикә» пирогы

Тышлык әзерлибез. 170-180 гр атланмайны уып, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч, ярты бал кашыгы чәй содасы, 2 стакан он белән бергә кушабыз.

Эчлек әзерлибез. 300-400гр эремчек, 1 стакан шикәр комы, 3-4 йомырка, 8 гр ванилинны бергә кушып, бер масса хасил булганчы болгатабыз.

Табага уып ясалган тышлыкның яртысыннан күбрәк өлешен салып кырыена кадәр күтәртеп тигезлибез. Калган тышлыкны өстенә тигезләп салып чыгабыз да 180 градуслы мичтә саргылт төскә кергәнче пешерәбез. Суытып табынга бирәбез.

 

Гөлчәчәк Фәтхулова,
Сургут

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә