Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Райондашыбыз Алевтина Андреева чәкчәк пешерү серләре белән бүлеште (фото)

Нинди генә бәйрәмнәргә әзерләнсәк тә, үзебезгә тәмләп чәй эчәргә булса да чәкчәк пешерәбез. Күчтәнәчкә биреп җибәрәрергә шәп ризык ул.

Чәкчәкне тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерү өчен зур тырышлык һәм осталык таләп ителә, әлбәттә.

Дөрес, хәзер кибеттән дә сатып алып була. Тик күңел җылысын биреп өй шартларында пешкәне кибетнеке белән чагыштыра торган түгел.  Дорга авылында яшәүче Алевтина Андреева пешергән чәкчәктән авыз иткән дуслары, туганнары шулай диләр.

Пешерү тәртибе.

— 5 күкәйне бераз гына тоз сибеп болгатабыз, шуңа бер аш кашыгы сыек май салабыз, ярты чәй калагы чәй содасын уксус бн сундерәбез һәм камыр басабыз. Камыр 15 минут ял иткәч, җәемнәр җәябез, кисәбез, кайнап торган сыек майда тиз-тиз генә пешереп алабыз. Чәкчәкне катыру өчен 7-8 кашык бал, 150гр шикәр комын кайнатабыз да суытабыз. (Алдан кайнатып куярга кирәк). Суынгач кабат кайнатып чыгарабыз һәм чәкчәкне әвәләп куябыз. Элек чәкчәк пешерүчеләр санаулы гына булган. Хәзер күпләр пешерә инде. Катлаулы эш дип куркасы юк, беренче тапкырдан килеп чыкмаска да мөмкин, аннан соң остарасың. Барысы да тәҗрибә белән килә, — ди укытучы Алевтина Юрьевна.

Фрида Вәлитова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә