Райондашыбыздан кабак ашы рецепты👍😘😋
Куныр авылы мөгаллимәсе Гөлшат апа Закирова кызларыннан кабак ашы рецепты👍😘😋
Артык зур булмаган ярты кабакны турап, сыек май, тоз, укроп сибеп, йомшарганчы духовкада тотарга. Ул арада табада артык вак итеп турамыйча гына 1 кишер, 1 суган, уртача кабачкиның яртысы, 1 болгарский борыч, 1 помидорны тушить итәргә, кабачки, кишерләр йомшарып киткәнче. Тәменчә тоз, борыч өстәргә. Боларның барысын кабак белән кушып, бераз шулпа я булмаса кайнаган су өстәп, блендерда тугларга.
Гренки өчен ипи я батонны шакмаклап турап, сыек май салып (мин зәйтүн мае алдым), бераз тоз, паприка я башка тәмләткечләр белән әвәләп кибеп кетерди башлаганчы духовкада тотып алырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев