Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

СЛИВА БЕЛӘН ПОМИДОР

Хәзер бакчада слива өлгерде. Помидорны шуның белән ясыйм.

3 л лы банкага: ярты керән яфрагы, 1 тырнак сарымсак, 3 әр карлыган, чия, кишер яфрагы, 3 әр канәфер, түгәрәк кара борыч, хуш исле борыч салырга. Помидор, сливаны юып, аралаштырып тутырырга. Помидорны күбрәк алырга кирәк. 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, өстенә кайнар су коярга. 15-20 минут тоткач, кире кәстрүлгә бушатырга, кайнап чыккач, помидорлар өстенә коеп, калай капкач белән ябарга. Банканы ябар алдыннан 1 чәй кашыгы аш серкәсе эссенциясе яки 1 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе салырга кирәк. Астын өскә әйләндереп, бер тәүлек төреп тотарга.

Мәдинә ЯМАЛИЕВА, Әлмәт районы Түбән Мактама авылы.

Чыганак: «ИРЕК МӘЙДАНЫ» газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помидор слива