Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

ШОКОЛАДЛЫ ПРОФИТРОЛИ

Тәмле булсын!

Камыр өчен: 250 мл су, 150 г он, 100 г атланмай, бер чеметем тоз, 5 йомырка.
Крем өчен: 350 мл 33 % майлылыктагы сөт өсте, 4 аш кашыгы шикәр пудрасы.
Соус өчен: 2 плитка шоколад (170-180 г), 130 мл 33 % майлылыктагы сөт өсте.

Калын төпле савытка су, атланмай, тоз салып, плитәгә куярга. Кайнап чыккач, утны көчәйтергә. Он кушып, төерләре беткәнче, яхшылап болгатып, 3 минут чамасы пешерергә. Башка савытка бушатып, бераз суытырга. Йомыркаларны берәм-берәм салып, кушылып беткәнче болгатырга. Йомырка әзрәк яисә күбрәк кирәк булырга мөмкин. Әзер камыр кашыктан төшәргә, кашык очында конус сыман калырга тиеш. Яисә камыр уртасыннан бармак белән үткәргәч, буразна ябылырга тиеш. Пергамент кәгазь өстенә кашык яки капчык ярдәмендә әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар төшерергә. 200 оС кызулыктагы духовкада 30 минут чамасы пешерергә.
Крем өчен сөт өсте белән шикәр пудрасын күпертергә. Профитроли эченә тутырырга.
Соус өчен кайнар сөт өстендә шоколадны эретергә, кайнатмаска. Суынган соусны профитроли өстенә агызырга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев