Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тәбикмәк

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кирәк:
— 1 литр сөт;
— 2-3 йомырка;
— 4-5 аш кашыгы сыек май;
— 2 аш калагы шикәр комы (кем ничек ярата);
— 1 чәй калагы тоз (чыгышына карап);
— 1 чәй калагы өеп чи чүпрә ;
— Он;

Чүпрәне әчетеп алабыз ( ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он. Яхшылап богатабыз, күбекләнеп күтәрелеп менә)

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп, куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз. Күбекләнеп күтәрелеп менә.

Кызган табага(беренчесендә табаны майлыйм, калганында юк) салып, бисмилланы әйтеп берәм — берәм пешерә башлыйбыз, майлап өеп барабыз. 

Гөлчәчәк Фәтхулова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй