Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ташбака ашаганыгыз бармы?!

Коймаклар суынгач, аларны кремга манып, ташбака рәвешендә өеп менәбез

Рецепт әнинең (иремнең әнисе) яшь вакыттагы рецептлар дәфтәреннән

"ТАШБАКА ТОРТЫ"

Кирәк булачак:
5 йомырка;
1 стакан шикәр комы;
2 бал кашыгы чәй содасы;
1 стакан йөзем җимеше;
он (сметана кебек куелыкта булганчы кушабыз).
Барысын бергә бутагач, табага (пергамент җәйсәгез бигрәк тә әйбәт) коймаклар салып духовкада, 150-175 градусларда, 7-10 минут пешерәбез.

Крем:
500 грамм кибет каймагы;
1 стакан шикәр комы (күләмен үзгәртә аласыз).


Коймаклар суынгач, аларны кремга манып, ташбака рәвешендә өеп менәбез.Өстенә глазурь ясап агызабыз.
Глазурь:
50 грамм сыер мае;
2 аш кашыгы сметана;
1 аш кашыгы какао;
1 аш кашыгы шикәр комы.
Барысын бергә бутап, газ өстенә куеп җебетәбез.Әзер булгач, әз генә суытабыз һәм торт өстенә агызабыз.
Тортны бизәүне һәр кеше үзенчә эшли ала, бары фантазияне эшкә җигәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор @alsu_kilenka

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев