Рассолны салып болгату белән кәбестә ашарга әзер
Уртача зурлыктагы кәбестәне турадым һәм 1 аш кашыгы тоз салып, җинелчә генә уаладым.
Шуңа бер кишер, ике тырнак сарымсак кырып салдым, юылган йөзем, бер уч чамасы, яшел укроп өстәдем һәм кайнар рассол салып болгаттым.
Рассол: 500 мл суны кайнатабыз, шуңа 1 стакан шикәр комы, ярты стакан сыек май салып кайнатып чыгарабыз, 50 мл уксус өстибез.
Рассолны салып болгату белән кәбестә салатын ашарга мөмкин, ләкин ул торган саен тәмлеләнәчәк кенә. Тәмле булсын!
Автор: Резидә Фәйзуллина
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Нет комментариев