Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Зөһрә Гарифуллинадан «Сандугач оясы» салаты

Тәмле булсын!

Кирәк:

1 тавык түше,
3 данә уртача зурлыктагы бәрәңге (мин рецепттагыдан күбрәк алам, "оя«ны өеп, матур итеп ясыйм😊),
3 тавык йомыркасы,
уртача суганның яртысы (әзрәк итсәгез дә ярый),
2-3 маринадлаган кыяр,
2 тырнак сарымсак,
майонез.

Бизәр өчен:

  • свежий (яшел, тазә) укроп,
  • 5-6 данә бүдәнә (перепелка) йомыркасы.

Эш барышы:
Бәрәңгене чистартып, кореяча кыргычтан чыгарабыз. Мин яшелчә чистарткычның (овощечистка) икенче башындагы пычагы белән «саламлыйм». Салкын суда чайкатып алам, крахмалын юдырып төшерәм. Кәгазь салфеткага (бумажное полотенце), яисә искерәк тастымалга җәеп корытам (яраткан тастымалыгызны куллана күрмәгез, крахмал юылмый торган кара таплар калдыра).

Бәрәңгене майда кыздырып алам (фри ясагандагы кебек), якынча 5-6 минуттан әзер була. Майдан алып, төбенә салфетка жәелгән тишекле чүмечкә (дуршлаг) бушатам, кайнар килеш вак тоз сибәм.

Тавык түшен сөягеннән, тиреләреннән аерам, ике кисәк килеп чыга. Аларны вакламый гына, буйлыга кисемнәр ясап, тоз, тәмлеткечләр сибеп, бер аш кашыгы сыек май тамызып, бик әйбәтләп ышкып, бераз тотам. Аннан соң табада көнбагыш маенда әйләндерә-әйләндерә ике яклатып кыздырып-пешереп алам. Болай иткәндә ул коры булмый, сусыл булып пешә.

Маринадланган кыярны шулай ук саламлап турыйм, суын жиңелчә сыгып алам. Ике төрле күкәйне дә каты итеп пешерәм. Суганны бик вак итеп турыйм.  Майонезга ике тырнак сарымсак изеп салам.

Салатны жыям. Зур тәлинкәгә иң беренче кат итеп ваклап турап тавык итен жәям. Аның өстенә суган салам. Майонез сылыйм. Тозлы кыярны тезәм. Йомырканың агын иккеч аркылы чыгарып сибәм. Өстенә майонез сөртәм. Аннары йомырканың сарысы бара. Аның өстенә — салат уртасына ваклап туралган укроптан 4-5 см диаметрлы түгәрәк ясыйм, шул яшел утрауны ачык калдырып, кызган бәрәңгене матурлап өеп куям.

Хасил булган ояга бүдәнә (перепела) йомыркаларын тезеп чыгам. Алар өстенә, «сипкелле булып» чынга ошап китсеннәр өчен, төелгән кара борыч сибәм.

Ояның кырыйларын укроп яфраклары белән түгәрәкләп әйләндереп алам. Йомырканың агын-сарысын аеру — бәрәңгебез юешләнмәсен, кетердәвен сакласын өчен кирәк.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә