10 районның белгечләре "Сорнай"га семинарга җыелды. Нигә? (+фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы

10 районның белгечләре "Сорнай"га семинарга җыелды. Нигә? (+фоторепортаж)

“Сорнай” хуҗалыгында районыбызда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек максатыннан техника ремонтына багышланган зональ семинар булды

Әлеге семинарда 10 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Мондый төр семинар һәр ел да үткәерлә, узган ел Кукмара районыныда узган булса, быел безнең район каршы алды. Биектау, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч, Мамадыш районнарыннан килгән бертөркем белгечләр семинар барышында үзара тәҗрибә уртаклашып, фикер алыштылар. Чараның теоретик өлеше Кече Лызи мәдәният йортында үткәрелде, иң элек семинарга килүчеләр фойеда авыл хуҗалыгы техникалары җитештерүче һәм запас частьлар белән сату итүче кампанияләрнең вәкилләре әзерләгән күргәзмә белән таныштылар, Кече Лызи мәдәният йорты коллективының чыгышларын тамаша кылдылар. Күпмилләтле халык яшәүче Кече Лызи үзешчәннәре кунакларга удмурт, рус, татар җырлары, дәртле биюләр бүләк итте. 

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының алдагы санында таныша алачаксыз.

 

                                                                      baltasi_official

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


семинар

Нет комментариев