Авыл хуҗалыгы

640 млн сумнан артык табыш: Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ничек узды

Ярминкәләр үткәрү өчен 6519 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Алар Казанда 14 мәйданчыкта, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзән районында ике, шулай ук Түбән Кама районында өч мәйданчыкта узды.

Җиде ярминкә атнасында 642,8 млн сумлык продукция сатылган. Бу 2025 елның язына караганда 181,3 млн сумга күбрәк.

Барлыгы 760 тонна яшелчә сатылган, шулардан 411 тонна бәрәңге, 134,6 тонна сөт, 216,8 тонна шикәр, 1,2 млн данәгә якын тавык йомыркасы, 661,3 тонна ит, шулардан 348,3 тонна сыер ите. Ярминкәләр үткәрү өчен 6519 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Новости Татарстана – ТатарстанДа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев