Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында зур бәйрәм — чыгарылыш кичәсе узды
Яңа тормыш башында торган егетләребезгә уңышлар юлдаш булсын!
Бүген Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында зур бәйрәм — чыгарылыш кичәсе узды.
Биредә дүрт һәм ике ел дәвамында белем алган, һөнәр үзләштергән егетләрне олы тормыш юлына озаттылар. Бәйрәмнең иң куанычлы мизгеле — ике егетебезнең — Әхмәдиев Илназ һәм Гарипов Дәнифның кызыл дипломнарга ия булуы. Аларның тырышлыгы, белемгә омтылышы һәм уку алдынгылары буларак үрнәк күрсәтүе мактауга лаек.
Чара бик җылы, күңелле атмосферада узды. Бәйрәмнең бизәге булган моңлы җырлар, дәртле биюләр, тәбрикләү сүзләре залда утыручы әти-әниләрнең, укытучыларның һәм студентларның күңелләрен дулкынландырды.
“Күңелләр дулкынланды, чөнки бүген без егетләребезне олы тормышка, зур мөмкинлекләр дөньясына озатабыз. Аларга ак юллар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим. Ә инде Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә — армия сафларына китүче егетләребезгә исән-имин хезмәт итеп, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын телим!” – диде көллият директоры Рәис Галиев.
Бу кичтә яшь белгечләрнең күзләрендә горурлык та, бераз гына моңсулык та чагылды. Алар бүгеннән үк авыл хуҗалыгы тармагында үз урыннарын табып, районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертерләр дип ышанабыз. Яңа тормыш башында торган егетләребезгә уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев