Черегәннәре дә күп дип әйтүчеләр бар
Көннең кояшлы торуыннан файдаланып, бар халык бакчада, бәрәңге ала. Гадәттә, бәрәңгенең сабагын чапкач, бер атна тирәсе тотарга кушалар, ныгуына да, сакланышына да уңай йогынтысы бар, диләр. Кая монда ныгу-сакланышлар турында уйлап тору, вакыт барда, яңгыр яумаганда казып калу кирәк. Черегәннәре дә күп дип әйтүчеләр бар. Яңгырлы җәй нәтиҗәсе. Хәерлегә булсын. Үстергән икенче икмәгебез үзебезгә насыйп булсын.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев