Шушы көннәрдә «Бөрбаш» хуҗалыгында техник күзәтү уздырылды.
Районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрелә башлау турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә «Бөрбаш» хуҗалыгы да бу юнәлештә имтихан тотты.

«Бөрбаш»та тракторлар һәм тагылма арбалар төзек, барысы да тәртиптә, эшкә әзер - дип бәяләде ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов.

Фото: Марат Габдрахманов
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
0
0
Нет комментариев