"Дуслык" хуҗалыгы көзге бодай сугуны дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

"Дуслык" хуҗалыгы көзге бодай сугуны дәвам итә

Хуҗалыкның иң олы комбайнчысы Сәлим абый Вафинга көзгә 75 яшь тулачак

"Дуслык" хуҗалыгы көзге бодай сугуны дәвам итә. Бүген өйләдән соң 5 комбайн басуга юл тотты. Шунысы игътибарга лаек, иң олы комбайнчы Сәлим абый Вафинга көзгә 75 яшь тулачак. Ул улы Азат белән эшли. Андыйлар бу хуҗалыкта тагын бар - Гадил Хакимов, Юрий Шерстов үзләренең уллары белән инде 6-7 сезон бергә уракта. Молодец, дип әйтәсе генә кала... Уңышлар Сезгә!

 

Фото, видео: автор


урак өсте дуслык хуҗалыгы уборка

Нет комментариев