Кыр эшләре көндәлеге
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре көндәлеге

12 август көнне комиссия “Игенче”, “Алга”, “Уңыш”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда булып, урып-җыюның торышы белән танышты.

– “Игенче” хуҗалыгында солыны урып-җыю эшенә керештеләр. “Алга”да исә борчакларны теземнәргә салдылар. Бүген-иртәгә бу кырларга бөртек суктыру комбайннары да төшәчәк. “Уңыш”та һәм Тукай исмендәге хуҗалыкта борчакны егу эшен башладылар. Тукайда 38 гектарлы арыш басуында уңыш 41 центнер чыга, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

 

Фото: Илфат Гыйльманов  


урак өсте

Нет комментариев