Балтачта сыйфатлы сенаж хәзерләү мәсьәләсенә юнәлдерелгән "Сенаж көне" дип аталган республика семинарын уздыруда зур өлеш керткән җитәкчеләрне бүләкләделәр.
9 июнь көнне районыбызда сыйфатлы сенаж хәзерләү мәсьәләсенә юнәлдерелгән "Сенаж көне" дип аталган республика семинары узды.
Семинарда катнашучылар терлек азыгы хәзерләүче техникалар, терлекләргә сыйфатлы азык хәзерләгәндә куелган ветеринария таләпләре белән таныштылар. Республика семинарында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, районнарның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре катнашты.
Нет комментариев