"Сосна"лыларның техникасы язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә көтә (+бик күп фото) 
Авыл хуҗалыгы

"Сосна"лыларның техникасы язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә көтә (+бик күп фото) 

"Сосна" хуҗалыгының уңган һәм тырыш хезмәткәрләренә барлык башлангычларында уңышлар юлдаш булсын

Районыбызда авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү үткәрү дәвам итә. Чират буенча "Сосна"лылар да җавап тотты. Биредә 37 трактор һәм 26 прицеп бар. ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов биредәге механизаторларның эшенә югары бәя бирде, транспортлары яхшы әзерләнгән иде, диде. Күзгә күренеп карлар эри, аның астыннан кара туфрак та күренә башлады. Берничә атнадан техникалар басу-кырларга юл тотар һәм төп төзеклек шунда яңадан бер кат эш барышында тикшереләчәк әле.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев