Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бакчада булырга тиешле тугыз әйбер

Аш содасы чүлмәкләр, эш инструментларын юу, зарарсызландыру өчен яхшы

Бакчада мул уңыш алу өчен кайбер гади чаралар һәрвакыт кул астында булырга тиеш, дип яза «Шәһри Казан».

Бор кислотасы
Әгәр ташкабак чери башласа, теплицада томатлар эсседән стресс кичерсә, борыч, баклажан, кыяр чәчәкләре буш булмасын өчен бор кислотасы эремәсе ясап, үсентеләргә сиптерегез. Моның өчен 2 гр бор кислотасын 500 мл кайнар суда эретергә һәм аны 10 литр суга кушып, шул рәвешле сиптерергә.

Глюкоза һәм В1 витамины
Бүлмә гөлләре, савытта үсә торган үсемлекләр өчен кирәкле матдәләр. 5 литр суга 5 мл глюкоза һәм 1 мл В1 витамины салып болгатырга. Шул катнашманы 5-6 га бүлеп, һәр 2 атна саен үсемлекләргә сибәргә.

Кер сабыны (72 процентлы "совет" сабыны)
Шулай ук төнәтмәләр, катнашмаларга салыр өчен кулланыла. Сабын ярдәмендә алар яфракларга ябышып кала. Шулай ук телә булганда да, 10 литр суга 150 гр сабын эретеп сибү уңай нәтиҗә бирәчәк.

Эре тоз
Мондый тоз уңышны җыяр алдыннан бер ай кала кызыл чөгендергә сибү өчен кирәк. 10 л суга 100 гр тоз эретеп сибәләр. Шундый ук эремәне үсемлекнең беренче 3-4 "чын" яфрагы чыккач та сибәргә кирәк.

Әгәр дә суганны вак чебен басса, тозлы эремә (10 литр суга ярты стакан тоз) суган уңышын саклап калырга да ярдәм итәр.

Горчица
Горчица порошогын теплица, үсентеләр үскән савытларны юар өчен кулланалар.

10 литр суга 100 гр горчица салып, 2 көн төнәтергә. Марля аша чыгарып, икегә бүлергә. Һәр 10 литр суга 40 гр сабын кушып, җимеш бирә торган куакларга күбәләк килмәсен, яфракларын ашамасын өчен сибәргә кирәк.

Мондый катнашма телә, кандала кебек бөҗәкләргә каршы көрәштә дә яхшы нәтиҗә бирә.

Аш содасы
Аш содасы чүлмәкләр, эш инструментларын юу, зарарсызландыру өчен яхшы. Шулай ук онлы чыкны профилактикалау өчен дә ярдәм итә.

Моның өчен 1 аш кашыгы аш содасын 4 литр суда эретергә. Шуңа ярты чәй кашыгы сыек сабын салып бутарга. Эремәне үсентеләргә атнага бер тапкыр сиптерергә.

Виноград баллы булсын өчен 10 литр суга 75 гр сода салып, яфракларга сиптерергә.

Дегетле сабын
Мондый сабын төнәтмәләргә, катнашмаларга кушар өчен яхшы. Ул ябыштыру функциясе белән бергә, зарарсызландыра да.

Йод
Даруханәдә сатыла торган йодны җиләкләргә сибү өчен кулланалар. Моның өчен 10 л суга 5-10 тамчы йод тамызып, җиләк чәчәк атканчы сиптерергә.

Марганцовка
Марганцовка орлыкларны зарарсызландыру өчен кирәк. 10 л суга 2 чәй кашыгы марганцовка эретеп, җиләккә чәчәк атканнан соң сиптерсәң, җиләкләр череми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча